Рөстәм Миңнеханов Якутия халкын төбәк оешуга 100 ел тулу белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Якутия җитәкчелеген һәм халкын төбәк оешуга 100 ел тулу белән котлады. Саха Республикасы (Якутия) башлыгының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

Котлау телеграммасында Татарстан Республикасы Президенты Якутиянең бөтен Россия өчен стратегик мөһим булган зур төбәк булуы турында билгеләп үтә.

«Сезнең хезмәт сөючән халык хәтта Төньякның кырыс шартларында да икътисадны ышанычлы үстерә. Без сезнең уңышларыгызга чын күңелдән шатланабыз», – ди Татарстан җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов 2021 елда Казанда Якутия көннәре узуын искәртә. Ә быел төбәктә Татарстан көннәре узачак.

«Безнең дуслык ныграк булыр дип ышанам. Барлык татарстанлылар һәм шәхсән үз исемемнән сезне юбилеегыз белән котлыйм. Сезнең төбәккә иминлек һәм үсеш телим», – дип өстәде Татарстан Президенты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре