Рөстәм Миңнеханов: «Якутскиның нинди тизлек белән төзелүен күрү сөендерә»

Казанда узган Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысасында, Рөстәм Миңнеханов Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаев белән очрашты. Алар төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләште.

Татарстан Рәисе Айсен Николаевка Казанга килүе һәм форумда катнашуы өчен рәхмәт белдерде, Якутиягә сәфәрләрен сагынып искә алуын әйтте. Татарстан Рәисе быел Якутскида федераль Сабан туен югары дәрәҗәдә үткәрүләрен билгеләп үтте.

– Сезнең төбәкнең икътисадый үсештәге, инфраструктураны киңәйтүдәге, шулай ук туризм һәм мәдәният өлкәсендәге уңышларын бик теләп билгеләп үтәбез. Якутскиның нинди тизлек белән төзелүен күрү сөендерә, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу барышында билгеләп үтелгәнчә, Татарстан белән Якутия арасындагы хезмәттәшлек күп юнәлешле һәм тотрыклы үсештә. 2021 елдан бирле республикалар арасында хезмәттәшлек турындагы яңа хөкүмәтара килешү гамәлдә, аны 2024–2026 елларда тормышка ашыру буенча чаралар планы үтәлә. Рөстәм Миңнеханов киләсе елда эш төркемнәре төзергә һәм хезмәттәшлекнең яңа адымнарын билгеләргә дә тәкъдим итте.

Бүген Татарстаннан Якутиягә КАМАЗ техникасы, нефть һәм шин продукциясе озатыла. Республикадагы суднолар төзү, суыткыч һәм балык эшкәртү җиһазлары белән шөгыльләнә торган предприятиеләр Якутия белән хезмәттәшлекне киңәйтергә тели. Ә чит төбәктән Татарстанга зәркән эшләнмәләр, авыл хуҗалыгы продукциясе кайта.

Сөйләшү барышында яклар мәдәният өлкәсендәге проектлар турында да фикер алышты. Аерым алганда, Татарстан Рәисе якут кинематографының уңышларын билгеләп үтте. Якутия фильмнары Казан халыкара кинофестивалендә даими катнаша. Рөстәм Миңнеханов Айсен Николаевка Якутиядәге татар җәмгыятенә (анда 4 меңнән артык татар яши) ярдәме өчен дә рәхмәт белдерде.

Саха (Якутия) Республикасы башлыгы әйтүенчә, бүген Якутия белән Татарстан арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр урнашкан. Ә муниципалитетлар дәрәҗәсендәге хезмәттәшлек – күп кенә уртак проектлар өчен иң ышанычлы нигез.

– Безнең төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлекне ныгытуыбызга шатмын, – диде Айсен Николаев. – Нефть-газ химиясе форумы кысасындагы күргәзмәдә без бик күп кече компанияләрне күрдек. Бу безнең эшлекле элемтәләрнең көчәюе турында сөйли.

Биредә үк Рөстәм Миңнеханов һәм Айсен Николаев катнашында Түбән Кама һәм Якутск арасында меморандум да имзаланды. Хәзер алар – тугандаш шәһәрләр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар"

Көн хәбәре