«Түбән Камага бардым. Кешеләр һәлак булган хостелны карап чыктык. Алар гади эшчеләр иде, эш көне алдыннан иртәнге аш ашап утырганнар. Дошман пилотсыз очу аппараты бер мизгелдә 9 кешенең гомерен өзде.
Шулай ук БПЛА һөҗүменнән зыян күргән йортта да булдык. Анда, йоклап яткан җирендә, 5 яшьлек кыз бала һәлак булды.
Якын арада һөҗүмнең барлык нәтиҗәләре дә бетереләчәк, кешеләр үз фатирларына кире кайта алачак.
Хастаханәдә зыян күрүчеләрнең хәлләрен белеп чыктык. Хәзер анда 25 кеше. Табиблар, алар тизрәк терелсен өчен, көчләреннән килгәннең барысын да эшлиләр.
Барысына да, һичшиксез, ярдәм күрсәтеләчәк», – дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез