Рөстәм Миңнеханов Яңа Чишмә районында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яңа Чишмә районына эшлекле сәфәр кылды. Сәфәре кысасында ул язгы кыр эшләренең барышы һәм тулаем авыл хуҗалыгының үсеше белән танышты.

Рөстәм Миңнеханов иң элек Петропавел Бистәсе авылында ат заводы белән танышты. Биредә төрле токымлы 228 ат асрыйлар. Бигрәк тә “орловская” токымына ихтыяҗ зур. Завод Россиядән читтә дә яхшы мәгълүм. Аерым алганда, хуҗалык Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ынның кавалерия полкын атлар белән тәэмин итә.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов авыл хезмәтчәннәре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Район җитәкчелеге әйтүенчә, планда каралган 54,6 мең гектар мәйданның 16 процентында чәчү эшләре башкарылган. Авыл хезмәтчәннәре уңайлы һава шартлары урнашкан очракта, кыр эшләрен көчәйтеп, 10-15 көн эчендә чәчүне төгәлләячәкләренә ышандырды.

Орлык, техника, ягулык-майлау материаллары – барысы да бар. Барлыгы 137 кг күләмендә ашлама хәстәре күрелгән. Уҗым культураларын тукландыру тәмамланган. Туңга сөрелгән җирләрне тырмалау эшләре ахырына якынлашып килә.

Трактор һәм йөк автомобильләренең 50 проценты чамасы тузып килә. Шуңа күрә районда авыл хуҗалыгы техникасы актив төстә яңартыла. Узган елда җирле хуҗалыклар 46 берәмлек техника, агымдагы ел башыннан – тагын 25 авыл хуҗалыгы машинасы сатып алган. Комбайннар, үзйөрешле чапкычларның әзерлеге – 100 процент.
Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәренә көндәлек авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук ул җирле ат заводын югары бәяләп, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын предприятиегә актив ярдәм итәргә чакырды.

Очрашу ахырында Татарстан Рәисе территорияләр башлыкларына Җиңү көнен бәйрәм итү мәсьәләләренә карата бик игътибарлы булырга кушты. “Бөек Ватан сугышының һәр ветераны, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның якыннары аерым игътибар үзәгендә булырга тиеш”, – дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Җиңүнең 80 еллыгы минниханов "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы" сугыш ветераннарына Бөек Ватан сугышын Ватанны саклаучылар елының Ватанны саклаучылар елында Год защитника Отечества "80-летие Победы

Көн хәбәре