Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов «Яңа дулкын» турында: Мондый чараны әзерләү һәм уздыру - бик зур эш

Татарстан Республикасында Россия Дәүләт флагы көнендә гадәттәгечә төрле чаралар узачак. Бу хакта бүген Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

"Киләсе атнада, 22 августта, бөтен ил буйлап Россиянең Дәүләт флагы көне билгеләп үтеләчәк. Бу бәйрәм бердәмлекне, горурлыкны һәм Ватанга мәхәббәтне символлаштыра, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Муниципаль берәмлекләр башлыкларына планлаштырылган барлык чараларны үткәрүдә тиешле ярдәм күрсәтергә кирәк».

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, киләсе атнада республикада бик күп мөһим вакыйгалар көтелә. 18-19 августта «РОСТКИ: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек» өченче халыкара форумы узачак. Шулай ук «Ребус» форумы да булачак. «Федераль хакимият органнарыннан, Россия төбәкләреннән катнашучылар, Кытай Халык Республикасы кунаклары күп булыр дип көтелә, - диде Татарстан Рәисе. - Форум кысаларында 100дән артык чара, шул исәптән 70 эшлекле сессия узачак.

"Вакыт белән тикшерелгән партнерлык. Киләчәккә курс" пленар сессиясе 19 августка планлаштырылган". 20-21 августта Казанда узачак тагын бер вакыйга - «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» бөтенроссия форумы. Чара Россия Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан 2018 елдан бирле үткәрелә һәм Россиянең кече шәһәрләре һәм тарихи җирлекләре үсеше мәсьәләләре буенча фикер алышу, иң яхшы тәҗрибәләр белән алмашу өчен дискуссия, методик һәм күргәзмә мәйданчыгы булып тора, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.

Федераль һәм төбәк хакимият органнары, архитектура һәм төзелеш өлкәсендә экспертлар, бизнес-бергәлекләр катнашында киң эшлекле программа әзерләнә. Шулай ук бу көннәрдә «Яшьләр һәм шәһәр мохите» икенче бөтенроссия яшьләр форумы узачак.

Рөстәм Миңнеханов популяр музыканы яшь башкаручыларның «Яңа дулкын»халыкара конкурсын мөһим һәм җаваплы дип атады. Быел конкурс беренче тапкыр Казанда 21-26 август көннәрендә узачак. "Конкурс 2022 елдан бирле үткәрелә һәм Россия һәм башка илләрнең мәдәни тормышында зур вакыйга булып тора. Еллар дәвамында конкурс заманча музыка киңлегендә танылган мәйданчыкларның берсенә әверелде. Мондый чараны әзерләү һәм уздыру - бик зур эш", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Казанның барлык хезмәтләре, кунакчыллык объектлары, шәһәр инфраструктурасы әзерләнүен искәртте. Башкалабыз җитәкчелегенә зур җаваплылык йөкләнә, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов һәм иминлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кушты.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре