Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «Яңа идарә моделе җитештерү процессларын автоматлаштыруны 95% кадәр җиткерә»

Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Түбән Каманефтехим»да булды.

Рөстәм Миңнеханов: «Яңа идарә моделе җитештерү процессларын автоматлаштыруны 95% кадәр җиткерә»
Фото: web.max.ru

– Бүген "Түбән Каманефтехим" да булдык, предприятие хезмәткәрләре белән аралаштык, яңа берләштерелгән оператор бүлмәләрен карадык. Барлыгы шундый 7 пространство булдырылачак, 3се эшләтеп җибәрелгән инде. Хезмәткәрләр тавыш бирү юлы белән аларга күренекле галимнәр –  Менделеев, Бутлеров һәм Ломоносов исемнәре бирелде.

Оператор бүлмәләрен бердәмләштерү проекты СИБУР тарафыннан 2024 елда тормышка ашырыла башлаган иде. Бу эш барышында таркау булган инфраструктура урынына заман таләпләренә туры китереп берләштерелгән идарә үзәге барлыкка килә. Нәтиҗәдә бу яңа идарә моделе җитештерү процессларын автоматлаштыруны 95% кадәр җиткерә! – дигән Рөстәм Миңнеханов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре