Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Яңа Кырлайда татарның иҗади җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Яңа Кырлайда татарның иҗади җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты

Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу алдыннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Арча районының Яңа Кырлай авылында булды - биредә бөек татар шагыйренең балачак еллары узган. Габдулла Тукайның яңартылган дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы бинасында Татарстан Рәисе татарның иҗади җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. 

Музей комплексына килүгә Рөстәм Миңнеханов һәм республикага эш сәфәре белән килгән Еврей автономияле өлкәсе Губернаторы Мария Костюк татар әдәбияты классигы һәйкәленә чәчәкләр салдылар. 

Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов аларны якынлашып килүче Туган тел көне белән котлады һәм республикада Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан зур чаралар уздырылуын билгеләп үтте. Татарстан Рәисе шулай ук шагыйрьнең 100 еллыгына багышланган юбилей тантаналарын оештыруда катнашуын искә төшерде. Ул елларда Рөстәм Миңнехановның Арча районында эшләгән чагы булган.

"Татарның иҗади җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашуларыбыз бик мөһим. Төп бурыч - туган телне, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклап калу. Республикада Марат Әхмәтов җитәкчелегендә Татар телен һәм Татарстан халыкларының туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия эшли, без уңай нәтиҗәләр күрәбез. Алга таба да бергә эшләячәкбез», - диде Татарстан Рәисе. 

Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры Айрат Фәйзерахманов республика җитәкчелегенә Габдулла Тукай музеенда комплекслы реставрация эшләре башкарган өчен рәхмәт белдерде. Шул ук вакытта ул шагыйрь тормышына бәйле күп кенә экспонатларның югары профессиональ реставрациягә мохтаҗ булуын билгеләп үтте. Бу эшне киләсе зур датага - Тукайның 150 еллыгына башкарып була. 

Тарих фәннәре кандидаты, Ш. Мәрҗани ис. Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Алинә Галимҗанова билгеләп үткәнчә, Институт татар халкы мирасын популярлаштыру белән актив шөгыльләнә, төрле платформаларда блоглар үстерә. Моннан тыш, Ватанны саклаучылар елы кысаларында «Җиңү календаре» дигән яңа китап басылып чыкты, ул патриотизмны ныгытуда һәм илебезнең героик тарихы турында белемнәрне арттыруда ярдәм итәчәк. Рөстәм Миңнеханов әлеге инициативаны хуплады, яшьләргә патриотик тәрбия бирүнең мөһимлеген ассызыклады.  

Татарстан Республикасы Милли музееның «Каюм Насыйри музее» филиалы мөдире Кадрия Хәлимова музейның агарту эшчәнлеге, Каюм Насыйри иҗатын яшьләр арасында популярлаштыру, аерым алганда, эксперименталь экскурсияләр оештыру турында сөйләде.

Дирижер, Милли яшьләр оркестрының сәнгать җитәкчесе Айдар Ниязов Нәҗип Җиһановның «Кырлай» симфоник поэмасын эшләве турында сөйләде. Бу - Габдулла Тукайга багышланган мөһим әсәр.

Җырчы, МХО сугышчысы Ленур Биктимеров алгы сызыктагы сугышчыларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Ул кайбер ветераннарның өйләренә кайткач үзләрен иҗатта табуларын билгеләп үтте. Ленур Биктимеров аларга махсус грантлар ярдәмендә ярдәм итүләрен сорады. Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимне карарга кушты, шулай ук МХО ветераннарына ярдәм һәм аларның җәмгыятьтә җайлашулары республикада аерым контрольдә торуын ассызыклады.

Татар китабы йорты гамәлгә ашыра торган проектлар турында фәнни хезмәткәр Азат Вәлиев хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, Татар китабы йорты татар телен өйрәнүгә ярдәм итүче тел клублары кураторы булырга әзер.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның Атказанган һәм Халык артисты Фәнис Җиһаншин татар театры турында яңа күп серияле фильм төшерү турында сөйләде. Проект татар телен һәм Татарстан халыкларының туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия тарафыннан хупланган. 

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, барлык тәкъдимнәр һәм инициативалар игътибар белән өйрәнеләчәк. 

Татарстан Рәисе шулай ук Яңа Кырлайда Габдулла Тукайның ремонтланган музей комплексын карап чыкты.

Экспозиция шагыйрьнең балачак еллары, Казандагы тормыш дәвере, иҗаты һәм халык алдындагы чыгышлары, көнкүреше һәм аның тирәсендәге кешеләр турында сөйли. Икенче катта мультимедиа хроникасы булган китапханә, әкиятләре мотивлары буенча мастер-класслар өчен зона һәм рәхәтләнеп укыр утыру өчен урын бар.

Татарстан Рәисе шулай ук сувенирлар кибетендә, яңартылган авыл мәдәният йортында булды, Арча районының халык осталары күргәзмәсен карады, шулай ук «Мәктәп бакчасы» яңа иҗтимагый киңлекне төзекләндерү проекты белән танышты.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре