Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Яңа Кырлайда төзекләндерелгән Тукай музеен ачты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Арча районы Яңа Кырлай авылында яңартылган Габдулла Тукай музей комплексын ачты.

Музей комплексы директоры Алинә Мөхәммәтшина әдәби-сәнгать экспозициясе буенча экскурсия үткәрде.

Экспозицияне караганнан соң Рөстәм Миңнеханов Арча районында эшләгәндә Тукайның 100 еллыгына (1986 елда) юбилей чараларын әзерләүдә катнашканын искә төшерде.

«Музей үзгәргән, матурланган», - дип билгеләде ул.

Исегезгә төшерәбез, масштаблы реконструкция 2021 елда Миңнехановның Яңа Кырлайда татар иҗат интеллигенциясе вәкилләре белән очрашуыннан соң башланды. Ул вакытта Рөстәм Миңнеханов музей комплексының торышы турындагы мәсьәләне күтәрде, шагыйрьнең 140 еллыгын музей лаеклы хәлдә каршыларга тиешлеген әйтте.

Хәзер музейда ТР Рәисенең иҗади интеллигенция вәкилләре белән очрашуы бара.

/Татар-информ

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре