Бу хакта Республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Стратегик сессиядә шулай ук Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов, Россия Фән һәм югары белем министры урынбасары Айрат Гатиятов һәм башкалар катнашты.
Сессиянең модераторы - «Ростех» дәүләт корпорациясенең фән һәм бизнес кооперациясе буенча идарәче директоры Елена Дружинина.
Татарстан Рәисе сәламләү сүзендә ассызыклаганча: Татарстан законлы рәвештә фән һәм бизнес кооперациясе буенча «Яңа материаллар һәм химия» стратегик сессиясен уздыру мәйданчыгы итеп сайланды. Ул төбәкнең фәнни-мәгариф комплексы һәм икътисадның реаль секторы арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирүен искәртте.
Татарстанның югары уку йортлары һәм башка мәгариф оешмалары «Яңа материаллар һәм химия» технологик лидерлык илкүләм проектын гамәлгә ашыруга актив кушылганнар. "Һәм без ирешелгәннәрдә генә тукталып калырга планлаштырмыйбыз. Бу юнәлештә уңышлы эшләү өчен иң мөһиме - кеше капиталы, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Татарстанда гомуми белем дәрәҗәсеннән алып югары уку йортына кадәр тикшеренү һәм инженерлык компетенцияләрен формалаштыруның үтәли системасы булдырылды».
Республика хаклы рәвештә Россиянең алгарышлы социаль-икътисадый һәм фәнни-технологик үсешенең терәк территориясе булып санала, дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.
Төбәк тулаем төбәк продукты күләме буенча илдә 7 нче урында, төзелеш колачлары буенча – 2 нче урында, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе күләмнәре буенча – 5 нче урында һәм федерация субъектларының фәнни-технологик үсеше илкүләм рейтингында 3 нче урында тора.
Моннан тыш, бүген Татарстанда Россия полиэтиленының дүрттән бер өлешеннән артыгы, үзебездә җитештерелгән синтетик каучукларның яртысы, йөк шиннарының өчтән ике өлеше, шулай ук илдә конвейердан төшкән һәр өченче йөк автомобиле чыгарыла.
«Безнең республика химия һәм нефть химиясе сәнәгатендә колачлы инвестицион проектларны локальләштерү өчен платформа буларак эш итә», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Кадрлар әзерләү турында сөйләгәндә, ул хәбәр иткәнчә, республикада сәләтле балалар өчен ике лицей-интернат эшли, алар әйдәп баручы югары уку йортларының структур бүлекчәләре булып торалар һәм икътисадның югары технологияле тармаклары өчен киләчәктә интеллектуаль элита әзерлиләр.
2024 елдан Татарстанда «Физика-математик алгарыш» сынау белем бирү проекты гамәлгә ашырыла.
«Физик-химик алга китеш» проектын эшләтеп җибәрү буенча да эш бара.
Болар бар да - белем бирү һәм фәнни-техник эшчәнлекне стимуллаштыруның төбәк инструментларын камилләштерү буенча зур, системалы эшнең бер өлеше. Моннан тыш, эре бизнесның актив ярдәме белән республикада инновацион белем бирү мохитен формалаштыру дәвам итә. Республикабызның берьюлы өч фәнни-мәгариф учреждениесе яңа чираттагы заманча кампуслар төзү хокукына федераль конкурста катнаша.
Чыгышының азагында Рөстәм Миңнеханов Россиянең технологик лидерлыгын тәэмин итү өчен бергәләп күп эшләр башкарырга мөмкин булуына ышаныч белдерде.
Стратегик сессия башланганчы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар КНИТУ-КАИ аддитив технологияләр үзәге лабораторияләрен карадылар, шулай ук яңа материаллар һәм химия өлкәсендәге эшләнмәләр тәкъдим ителгән демонстрацион мәйданчыкларда булдылар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез