Рөстәм Миңнеханов яңа төбәкләр Россиягә кушылган көн белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов яңа төбәкләрнең Россия белән берләшү уңаеннан  телеграм каналына котлау урнаштырган.

«Дуслар, Донбасс һәм Новороссиянең Россиягә кушылу көне белән котлыйм! Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрен торгызу эшләрен дәвам итә. Без бергәләп теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп чыгачакбыз һәм җиңүгә ирешәчәкбез!» — дигән Республика Рәисе.

Исегезгә төшерәбез: 2022 елның 23-27 сентябрендә Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә референдумнар узды, анда күпчелек гражданнар Россия белән бергә булырга теләк белдерде. Шул елның 30 сентябрендә Кремльдә Россия составына яңа территорияләрне кабул итү турында килешүләрне имзалау тантанасы узды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре