Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов яңартылган Уникаль һөнәрләр үзәгендә булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов яңартылган Уникаль һөнәрләр үзәгендә (ЦУМ) булды һәм аңа үз остаханәләрен күрсәткән һөнәрчеләр белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат үзәге хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, бу проект Татарстан халыкларының традицион халык сәнгать һөнәрләрен, көнкүреш һәм декоратив-гамәли сәнгатен торгызуга, саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.

Рөстәм Миңнеханов җитештерү биналарында һәм зәркән сәнгате, агач эшкәртү, мамык һөнәре, бизәкле туку, күнне сәнгатьчә эшкәртү, музыка кораллары ясау, милли киемнәр тегү остаханәләрендә булды.

Шулай ук республика Рәисе мастер-класслар үткәрү өчен җиһазландырылган биналарны, күргәзмә мәйданчыкларын, туклану нокталарын һәм башка функциональ зоналарны карады.

Рөстәм Миңнехановка Уникаль һөнәрләр үзәгендәге барлык эшләрне бик якын арада тәмамлау планлаштырылуы турында хәбәр иттеләр.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре