Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов ясалма интеллектны булдыру буенча ведомствоара комиссия оештырды

Татарстанда ясалма интеллект технологияләрен булдыру, үстерү һәм кертү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия оештырылды. Тиешле указны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Комиссия быелның 26 февралендә Россия Президенты Владимир Путинның ясалма интеллект технологияләрен үстерү мәсьәләләре буенча комиссия турындагы указын үтәү максатыннан оештырылды.

Яңа коллегиаль орган ясалма интеллект технологияләрен булдыру, үстерү һәм кертү өлкәсендә дәүләт сәясәтен формалаштыру һәм гамәлгә ашыру өчен килештерелгән алымнарны координацияләү белән шөгыльләнәчәк.

Комиссия рәисе итеп ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзе билгеләнде. Аның урынбасарлары итеп, ТР премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров һәм ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов билгеләнде. Җаваплы секретаре – ТР Рәисе ярдәмчесе Альберт Нафигин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре