Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә газ-турбина җиһазы заводын ачуда катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Амкор» компанияләр төркеменә кергән газ-турбина җиһазы заводын ачты. Предприятие Яшел Үзәннең «Турбина» сәнәгать паркында беренче якорь резиденты булды. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

«Биредә, Яшел Үзәндә, югары технологияле производство ачылуы бик куандыра. Бүген илебез өчен газ турбиналары – бу җитди мәсьәлә. Гамәлдәге импорт машиналарын һәм үзебезнекеләрен эксплуатацияләү буенча да шулай ук», - диде Миңнеханов.

Искәртеп үтәбез, әлеге заводны сафка бастыру проекты ТР Инвестицион советында 2023 елның июнендә үк хупланган иде, шул ук елда «Яшел Үзән» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә төзелеш эшләре башланды. 2024 елда беренче чиратны файдалануга тапшырдылар, бу этапта чит ил газ турбиналарын ремонтлыйлар.

«Безгә газ турбиналарының детальләрен тапшыралар һәм без аларны ремонтлыйбыз. Бу - агымдагы эш. Моннан тыш, без хәзер аддитив технологияләр кертү белән шөгыльләнәбез. Кичә Росатом белән хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, аның кысаларында сертификацияләнгән аддитив басма үзәге төзеләчәк. Ягъни без биредә эшләнмәләрнең агымдагы конструкциясен бастырабыз һәм эксплуатациядән алына торган бәяләмәләрне исәпкә алып эшләнмәләрне яңадан проектлау белән шөгыльләнәбез», – дип сөйләде перспективалы үсеш буенча директор Евгений Дьяконов.

«Турбина» сәнәгать паркы Яшел Үзән районы депутатлар советы карары белән 2025 елның июнендә оештырылды. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, аңа 960 миллион сумга якын инвестиция кертелә. Объект 16 гектар мәйданда урнашкан. Сәнәгать паркында 276 эш урыны булдырылыр дип көтелә. Барлыгы 9 резидент көтелә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре