Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндәге «Кайгырту йорты»нда булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәнгә эш сәфәре кысаларында өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен ачылган яңа «Кайгырту йорты» нда булды.

Аны ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев озата йөрде. Махсуслаштырылган интернат-йортны быел октябрь аенда «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль программасы кысаларында ачтылар.

Финанслауның гомуми күләме 854 млн сум тәшкил итте, шуның 607 млн сумы федераль бюджеттан һәм 247 млн сумы республика бюджетыннан.

Бинаның гомуми мәйданы – ,6 мең квадрат метр. Учреждение 120 урынга исәпләнгән. Биредә барлык шартлар да тудырылган: уңайлы бүлмәләр, иҗат остаханәләре, китапханә һәм заманча массаж кабинетлары бар. Дәвалау физкультурасы һәм физиотерапия залы заманча тернәкләндерү җайланмалары белән җиһазландырылган. Өлкәннәр һәм инвалидлар турында табиблар, шәфкать туташлары һәм социаль хезмәткәрләр кайгырта.

Шулай ук аларга волонтерлар - «беренчеләр хәрәкәте» вәкилләре ярдәм итә. Республика Рәисе «Кайгырту йорты»нда яшәүчеләр белән аралашты, торак блогын, ял итү бүлмәләрен, медицина блогын, кабул итү бүлеген, аш бүлмәсен карады.

Рөстәм Миңнеханов интернат-йортта тудырылган шартларны югары бәяләде. «Өлкән буын һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында кайгырту - изге бурыч», – диде ул. «Сезгә күңелле яшәвегезне телим. Биредә спорт һәм иҗат белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар тудырылган. Бик профессиональ команда: медперсонал да, социаль хезмәткәрләр дә. Бу процесска яшьләрнең җәлеп ителүе бик мөһим. Сезгә сәламәтлек һәм уңышлар телим!» – диде республика Рәисе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре