Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «Яшьләр белән аралашу һәрвакыт бик тә кызыклы»

Бүген Татарстан Рәисе Чаллы шәһәрендә эш сәфәрендә. Бу хакта ул МАКС каналында хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов: «Яшьләр белән аралашу һәрвакыт бик тә кызыклы»

«Бүген Чаллыда булдык. Биредә традицион республика август педагогия киңәшмәсе уза. Утырыш башланганчы «Лига форум» студентлар форумында катнашучылар белән аралашырга өлгердек. «Следопыт» лагеренда бөтен Россиядән килгән яшьләр җыелган!

Яшьләр белән аралашу һәрвакыт бик тә кызыклы. Алар гел алга омтыла, яңадан-яңа нәрсәләргә өйрәтә. Безнең яшьләр тырышлыклары, белемнәргә омтылулары, максатларына ирешүләре, җәмгыятебезгә файда китерү теләкләре белән аерылып тора! Шулай дәвам итегез, егетләр һәм кызлар! Алга!»

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре