Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов «Яшьләр вакыты» фестивале кунакларына мөрәҗәгать итте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «​​​​​​​Яшьләр вакыты» фестивалендә катнашучыларга мөрәҗәгать итте.

Фестиваль «Казан» гаилә үзәге янында уза. Бу турыдагы видеоны ТР Рәисе матбугат хезмәте Макска урнаштырды.

«Сезнең күбегез бүген беренче тапкыр сайлауда катнашты. Бүген сез безнең зур илебез, туган республикабыз язмышы һәм үз киләчәгегез өчен тавыш бирдегез», - диде республика җитәкчесе.

«Авыр вакытларда Татарстан яшьләренең бердәм булып калуы һәм актив тормыш позициясе күрсәтүе сөендерә. Сезнең энергиягез, талантларыгыз, кыю идеяләрегез бүген үк Татарстан һәм бөек Россия үсешенең нигезен формалаштыра», – дип ышаныч белдерде ул.

«Алда сезне ачышлар һәм яңа җиңүләр көтә. Сез һәрвакыт безнең ярдәмгә өмет итә аласыз», - дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов һәм бәйрәмгә килгән һәркемгә бәхет, сәламәтлек һәм укуларында уңышлар теләде.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Минниханов, миңнеханов

Көн хәбәре