Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә Халыкара кулланучылар кооперациясе форумының пленар утырышында сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-информ».
«Яшьләр – кулланучылар кооперациясенең киләчәге. Яңа буын кадрларын әзерләү – стратегик бурычыбыз. Кадрларга ихтыяҗ бар. Безгә якынча 600 кеше кирәк — бу сатучылар, икмәк пешерүчеләр, пешекчеләр, машина йөртүчеләр. Татарстанда бу юнәлеш буенча эш системасы төзелгән. Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә мәктәпләрдә агротехнологик сыйныфлар ачыла: 2025 елда – 20 сыйныф, 2026 елда – 36 сыйныф. Мин бу эш дөрес төзелгән дип саныйм», – дип белдерде Татарстан Рәисе.
Ул эшче һөнәрләр әзерләү өчен техникумнар һәм көллиятләрнең киң челтәре булдырылганын, аның республикабызның барлык районнарын колачлавын билгеләп узды. «Кулланучылар кооперациясе өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләсендә төп роль Казан кооператив институтына бирелә. Татарстан РФ Кулланучылар җәмгыятьләренең үзәк берлеге белән анда барлык кирәкле шартларны тудырды. Кадрлар әзерләү мәсьәләләренә игътибары өчен институтка рәхмәт белдерәсем килә. Чыгарылыш укучыларын кулланучылар кооперациясе системасында калдыруны тәэмин итү мөһим. Әйтергә кирәк, әлегә белгечләрне калдыру эше сүлпән бара», – дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, әлегә республиканың кулланучылар кооперациясе системасында 178 чыгарылыш белгече эшли. Татарстан Рәисе максатчан җыю буенча системалы эш оештырырга кирәклеген әйтте. Быелдан башлап иң кирәкле юнәлешләр буенча урта һөнәри белем бирү программалары буенча 60 максатчан урын планлаштырылган.
«Республика яшь белгечләргә тиешле ярдәм күрсәтүен дәвам итәчәк. Менә бездә бер тапкыр бирелә торган түләү кебек ярдәм формасы бар — ул алга таба да эшләячәк. Татарстанда эшләүче мәгариф экосистемасы цифрлы трансформация, кооператив эшмәкәрлекне үстерү бурычларын хәл итәргә сәләтле компетентлы кадрлар әзерләргә мөмкинлек бирә. Нәкъ менә белемле һәм мотивацияле кадрлар тармакның тотрыклы үсеше өчен нигез булачак. Республика Россия кулланучылар кооперациясе үсешенә өлеш кертүен дәвам итәчәк, без үз тәҗрибәбезне тиражларга әзер», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез