Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов «Ике Кремль» мотофестивалендә катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика көне алдыннан уздырылган VIII Халыкара «Ике Кремль» мотофестивалендә катнашты. Быел чара Россия халыкларының дуслыгына багышланды.

Мәскәү Кремленнән башланган мотойөреш Казан Кремле янында тәмамланды. Казанга Россиянең төрле төбәкләреннән 1000нән артык байкер җыелды.

Рөстәм Миңнеханов мотоциклчылар колоннасына кушылып, шәһәр үзәге аша Авыл хуҗалыгы сарае янындагы мәйданга кадәр барды. Ул фестиваль кунакларын сәламләде һәм байкерлар белән аралашты.

Фестивальнең төп максатлары — мотоцикл йөртү культурасын арттыру, юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау һәм балалар белән яшүсмерләр арасында юлларда куркынычсыз тәртипне булдыру.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре