Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ике Кремль» VII Халыкара мотофестиваленда катнашты.
Мотоколонна составында Рөстәм Миңнеханов 1 май мәйданнынан Игенчеләр сарае янындагы мәйданчыкка кадәр барды. Монда ул раритетлы мотоцикллар күргәзмәсе белән танышты.
Исегезгә төшерәбез, "Ике Кремль" халыкара мотофестивале Казан өчен традициягә әверелде һәм Республика көненә - 30 августка туры китерелде. Быел мотофестиваль 29 августтан 31 августка кадәр уза, вакыйга Россиянең төрле төбәкләреннән һәм дустанә илләрдән меңнән артык мотоциклчы җыя.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы елында программада - "Хәтер колоннасы" тантаналы мотопарады, сугыш чоры мотоцикллары күргәзмәсе, тарихи эпизодларны реконструкцияләү.
Төп чаралар 30 августта Игенчеләр сарае мәйданында узачак.
Фестиваль Татарстан Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы һәм Казан мэриясе ярдәмендә уздырыла. Аның төп бурычлары арасында - мәдәният күтәрү юлы белән юл хәрәкәте иминлеген популярлаштыру.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез