Рөстәм Миңнеханов иң көчле спортчы Михаил Кокляевның татарча җырлавын тыңлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия спортчысы Михаил Кокляевның татар телендә җыр башкаруын ишетте. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең Телеграм-каналында язды.

«Ә сезнең Россиянең иң көчле кешесе Михаил Кокляевның татарча ничек җырлаганын ишеткәнегез бар идеме? Рөстәм Миңнеханов хәзер дә ишетте», – дип язып, видео урнаштырды Лилия Галимова.

Михаил Кокляев – авыр атлетика буенча сигез тапкыр Россия чемпионы, халыкара класслы спорт мастеры, спортның көч төрләре буенча күп тапкыр дөнья ярышларында катнашучы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре