«Россия һәм Индонезия – бер юнәлешкә караган стратегик партнерлар. Сезнең илнең БРИКСка кушылуы - моңа ачык дәлил», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, бу процесска парламент дипломатиясе саллы өлеш кертә: «Безнең мөнәсәбәтләрне ныгытуда сезнең турыдан-туры катнашуыгыз, Федерация Советы белән багланышларыгыз безнең дәүләтләрне ышанычлы берләштерә торган сәяси хезмәттәшлекнең ныклы нигезен формалаштыра».
Республика Рәисе Россия белән Индонезия арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтүдә төбәкләрнең зур роль уйнарга мөмкинлегенә игътибар итте. «Безнең визитның максаты – сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлекне киңәйтү. Безнең сезнең ил белән хезмәттәшлектә билгеле бер тәҗрибәбез бар», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул Татарстан Индонезиягә сәнәгать продукциясенең киң спектрын җибәрергә, авыл хуҗалыгы һәм продукция белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә, инновацион технологияләр һәм цифрлаштыру өлкәсендә эшләргә әзер, дип ышандырды.
Индонезия төбәкләре вәкилләре Советы Рәисе Рөстәм Миңнехановка визиты өчен рәхмәт белдерде. «Безнең Россия белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырылган. Без зур ил, Индонезиядә 17 мең утрау бар. Һәм безгә төбәкләр белән хезмәттәшлекне җайга салу мөһим», – дип ассызыклады Солтан Нәҗметдин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез