Рөстәм Миңнеханов информатика укытучыларына ноутбуклар тапшырды

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ICL-Техно» технопаркында 10 әйдәп баручы информатика укытучысына ноутбуклар тапшырды. Алар Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган укучылар, олимпиада призерлары әзерләгән, алар арасында педагоглар өчен оештырылган бәйгеләрдә җиңгән укытучылар да бар.

«Мәгариф – безнең киләчәк. Без балаларга нәрсә бирәбез, шуны алачакбыз«, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул бүләк ителгән ноутбукларның Татарстандагы ICL оешмасында җитештерелүен әйтте.

«Бүген ICL оешмасы алдында импортка алмаш ясау буенча мәсьәләләр тора. Тулаем алганда, илдә алып барылган эш теләсә нинди хәлдән дә чыгу юлы табуга ышаныч бирә», - диде Миңнеханов.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтүенчә, күп еллар дәвамында республика җитәкчелеге мәгариф үсеше һәм белем бирү оешмаларын матди-техник җиһазландыруга аерым игътибар бирә.

«Безнең тармакка ярдәм иткәне өчен Президентыбызга рәхмәт. 2010-2018 еллар арасында «Укытучыга – ноутбук» проекты кысаларында республика бюджеты хисабына 90 меңнән күбрәк ноутбук сатып алынган», - диде мәгариф министры.

Искәртеп үтик, агымдагы елда Татарстанда 12 мең педагогка ноутбук тапшырылачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов информатика

Көн хәбәре