Күргәзмәне карап чыгу барышында Россия һәм Үзбәкстан делегацияләре башлыкларына Үзбәкстанда яклар катнашында гамәлгә ашырыла торган проектлар күрсәтелде. Сүз, аерым алганда, Чирчик һәм Җизактагы сәнәгать мәйданчыклары турында барды.
Шулай ук, форум кысаларында Навоидагы сәнәгать мәйданчыгында «Арнест Юнигрупп Навои» предприятиесен эшли башлау тантанасы узды. Чарада видеоэлемтә аша Россиянең беренче вице-премьеры Денис Мантуров, Үзбәкстан премьер-министры урынбасары Җәмшид Хоҗаев, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм проект җитәкчесе Нормат Торсунов катнашты.
Көнкүреш химиясе һәм косметика җитештерүгә махсуслашкан компания, Татарстан Республикасы ярдәме белән проектны гамәлгә ашырган. Предприятие ел саен 85 миллион берәмлек продукция чыгарыр дип көтелә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез