Газетага язылу
  • Фото: «Татар-информ»

Рөстәм Миңнеханов «Иннопром» күргәзмәсендә Татарстан стендын карады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта уза торган «Иннопром» халыкара сәнәгать күргәзмәсенә килде һәм республика стендында катнашучылар белән танышты. Аны ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм ТР Сәнәгать кластеры рәисе Сергей Майоров озатып йөрде.

Рөстәм Миңнеханов «Иннопром» күргәзмәсендә Татарстан стендын карады

Рөстәм Миңнехановка җил генераторы өчен конвертер һәм алкоголь рамкасы, шартлаткыч матдәләр парлары детекторы урнаштырылган смарт-турникет тәкъдим ителде. Яр Чаллыдагы «КИП Мастер» мәйданчыгының генераль директоры Фәрит Закиров һәм Казандагы «Химград» генераль директоры Айрат Гыйззәтуллин Татарстан кураторлык иткән чит ил мәйданчыкларында – Үзбәкстан һәм Азәрбайҗанда эшләрнең ничек баруы турында сөйләделәр.

Рөстәм Миңнеханов стендта тәкъдим ителгән эндуро-класс мотоциклының техник характеристикалары буенча берничә сорау бирде. Darex Moto компаниясе быел двигательләр һәм рамалар җитештерүне локальләштерергә ниятли, ә хәзергә Казанда импортлы комплектлаучылардан мотоцикллар җыя.

«Техникс» җитәкчесе Александр Кочуров челтәрләрне торгызуның траншеясыз технологиясе турында сөйләде. Компания Запорожье өлкәсенең Токмак шәһәре белән контракт төзегән.

Татарстан стендында Казанда узган БРИКС илләре матурлык конкурсыннан өч таҗ да куелган. Җиңүчеләрнең берсе – Көньяк Африка Республикасыннан Миллисент Фолоди Тиоу, ул «Миссис БРИКС» номинациясендә җиңгән, Миңнеханов белән фотога төшкән.

Бүген «Екатеринбург Экспо» мәйданчыгында Россия Премьер-министры Михаил Мишустинны көтәләр. Көн тәртибендә – күргәзмәне карау һәм пленар утырыш үткәрү.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре