Рөстәм Миңнеханов «Иннопром.Беларусь» пленар сессиясендә катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Иннопром.Беларусь» халыкара сәнәгать күргәзмәсенең пленар сессиясендә катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Минскта эш сәфәрендә. Пленар сессиянең төп темасы – «Яңа технологияләр берлеге: киләчәк сәнәгатен булдыру».

Чарада Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин катнашты.

Пленар сессиянең спикерлары Беларусь Республикасы, Россия Федерациясе, Казахстан Республикасы, Кыргызстан Республикасы, Үзбәкстан Республикасы Хөкүмәтләре башлыклары булды. Пленар сессия онлайн трансляциядә узды.

Белешмә өчен:

"ИННОПРОМ. Беларусь" халыкара сәнәгать күргәзмәсе беренче тапкыр Минскта 2025 елның 29 сентябреннән 1 октябренә кадәр уза. Күргәзмәнең төп бүлекләре машина төзелеше һәм компонентларны, металлургия һәм материалларны, химия сәнәгатен, сәнәгать ITны, җитештерүләрне автоматлаштыруны һәм сәнәгать өчен хезмәт күрсәтүләрне үз эченә ала.

Беларусь һәм Россиянең юнәлеш министрлыклары ярдәмендә оештырыла торган күргәзмә Союздаш дәүләт һәм Евразия икътисадый берлеге (ЕАЭС) сәнәгать хезмәттәшлегенең төп вакыйгасы булып тора. Беларусь ягыннан алдынгы предприятиеләр катнаша, алар исәбенә БЕЛАЗ, МАЗ, "Атлант", "Интеграл", "Горизонт", Минск шәһәр технопаркы резидентлары, "БКМ Холдинг", "Ронтек машин тулс" ҖЧҖ керә.

Күргәзмәдә 138 күргәзмә стенды тәкъдим ителгән. Күргәзмә эшендә 400гә якын компания катнашачак, шул исәптән 281 Россия компаниясе, 76 Белорусь компаниясе, 31 чит ил компаниясе (Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Кытай, Малайзия). Россиядән эре катнашучылар арасында - 1С, СМК, ММК, "Полипласт", "Ростех", "Нацпроектстрой", НАМИ. Моннан тыш, алдынгы эшләнмәләр Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар крае, Башкортостан Республикасы, Рязань, Новосибирск, Ульяновск, Томск, Ярославль һәм Тула өлкәләре, Татарстан Республикасы коллектив экспозицияләре стендларында тәкъдим ителгән.

ТР Рәисе Матбугат хезмәте

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре