Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов «Иннопром»да Свердловск өлкәсе губернаторы белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Свердловск өлкәсе губернаторы Денис Паслер «Иннопром» кысаларында очрашу уздырды. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов коллегасына «Иннопром» халыкара сәнәгать күргәзмәсеннән бик канәгать калуын әйтте, чараны әзерләү һәм үткәрү буенча зур эш башкарылганы күренә, дип билгеләп үтте.

Татарстан Рәисе «Екатеринбург Экспо» павильоннарын карады, анда күргәзмә уза. Ул шәхсән күргән стендлар арасында Башкортстан, Киров өлкәсе, «Роснано» төркеме, «КОНАР» сәнәгать төркеме, Бауман исемендәге МГТУ, НАМИ фәнни-тикшеренү үзәге бар иде.

Рөстәм Миңнеханов Паслерны Казанда августта узачак «РОСТКИ» һәм сентябрьдә үтәчәк Kazan Digital Week форумнарына чакырды.

Очрашуда Татарстан Рәисе Свердловск өлкәсе губернаторына КАМАЗ йөк машиналары белән тәэмин итүне арттыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Миңнеханов фикеренчә, аларны төбәкнең зур төзелеш объектлары һәм сәнәгать предприятиеләре өчен җәлеп итәргә мөмкин. КАМАЗ, үз чиратында, Свердловск өлкәсендә презентацияләр үткәрергә, техника ремонтлау һәм сервис мәсьәләләрен үз өстенә алырга әзер.

Свердловск өлкәсе стенды янында төбәкләр арасында 2026-2030 елларга чаралар планына кул куелды. Яңа документ 2014 елдагы хезмәттәшлек турында килешү кысаларында гамәлдә булачак. Мәсәлән, Татарстан белән Свердловск өлкәсе инвестицияләрне үзара җәлеп итү максатыннан чаралар һәм презентацияләр, шул исәптән онлайн форматта да үткәрү турында килештеләр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре