Рөстәм Миңнеханов: «Инновацияләрне нәтиҗәлерәк файдаланырга кирәк»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында инновацияләрне нәтиҗәлерәк файдаланырга кирәклеген әйтте.

Аның сүзләренчә, 2030 елга фән үсешенә эчке чыгымнар күләмен 2 процентка җиткерергә кирәк. Бу – Россия Президенты Владимир Путин куйган бурыч. «Әлеге максатка ирешер өчен, барыннан да элек, үзебезнең ил инновацияләренә икътисадның реаль секторы ягыннан ихтыяҗ формалаштыру алымнарын үзгәртергә кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе сүзләренчә, республиканың хуҗалык әйләнешенә интеллектуаль эшчәнлек һәм матди булмаган активлар нәтиҗәләрен активрак җәлеп итәргә, шулай ук талантлы белгечләр һәм өметле кадрлар өчен шартлар тудырырга кирәк. «Хөкүмәткә Фәннәр академиясе белән берлектә ел ахырына кадәр әлеге юнәлешләр буенча иң яхшы төбәк практикаларын өйрәнү, республика программаларына тиешле үзгәрешләр кертү буенча тиешле тәкъдимнәр әзерләү бурычын билгелим», – диде Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре