Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм каналында республика халкын Интернационалист сугышчыларны искә алу көне белән котлады.
«15 февраль – Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне. Бу дата – дөньяның төрле почмакларында Туган илнең мәнфәгатьләрен яклаган, намус һәм абруй белән Ватанга хезмәт иткән сугышчылар истәлегенә хөрмәт күрсәтү көне», - дип язган Республика Рәисе.
Миңнеханов шулай ук батырлык, бурычка тугрылык һәм какшамас рухи көче өчен сугышчыларга рәхмәт белдерде.
«Хәтерлибез, горурланабыз», – дигән ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез