Рөстәм Миңнеханов: "Җиңү көне безнең өчен мәңгелек әхлакый ориентир булып калачак"

Бүген Казанның Меңьеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган бәйрәм Парады узды.

Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстанеың Премьер-министры Алексей Песошин, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.

- Хөрмәтле парадта катнашучылар! Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! Казан гарнизоннары хәрбиләре! Хөрмәтле ватандашлар! Сезне чын күңелдән күпмилләтле халкыбызның немец-фашист илбасарларын Бөек Җиңүе белән котлыйм! - дип мөрәҗәгать итте Президент. - Юрий Левитанның онытылмас тавышы нацистлар Германиясен тулысынча тар-мар итү һәм кешелек тарихында иң куркыныч һәм канкойгыч сугышның җиңү белән тәмамлануы турында хәбәр иткән истәлекле көннән соң 77 ел узды. Бүген, ветераннарыбызның батырлыгына һәм каһарманлыгына хөрмәт күрсәтеп, бөтен ил буенча Бөек Җиңү парадлары уза. Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән, заводларда һәм колхоз кырларында хезмәт куймаган, фашист тоткынлыгында җәзаланган, коточкыч газаплардан, ачлыктан һәм яралардан үлгән барлык кешеләрне искә алабыз.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Җиңүгә керткән бәһасез өлешен дә искә алды. "Татарстаннан гына да фронтка 700 меңнән артык кеше китә һәм яртысыннан артыгы әйләнеп кайтмый. Авырлыкларга карамастан, безнең халык бирешмәгән. Якташларыбызның батырлыклары безнең хәтерләрән беркайчан да җуелмаячак", - диде ул.

Президент сүзләренчә, республика халкының «Үлемсез полк» бөтенроссия акциясендә һәм «Хәтер Китабы» проектында актив катнашуы җиңүчеләр буынына карата хөрмәтнең ачык символлары булып тора.

- Җиңү көне безнең өчен мәңгелек әхлакый ориентир булып калачак. Без елдан-ел ул чордан ераклашабыз. Безнең уртак бурычыбыз – сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә карата игътибарлы булу. Без Җиңүчеләр буынына тирән хөрмәтебезне белдерәбез, күрсәткән хәрби һәм хезмәт батырлыклары алдында баш иябез, - диде Миңнеханов.

Ул шулай ук, Җиңүнең данлы традицияләрен саклау яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү өчен зур әһәмияткә ия, дип белдерде.

- Бүген бу аеруча актуаль. Владимир Владимирович Путин җитәкчелегендә Россия армиясе җиңүчеләр буынының данлы хәрби традицияләрен лаеклы дәвам итә, Россия Федерациясе Кораллы көчләренең оборона потенциалы һәм абруе үсә. Бүген ветераннарның оныклары үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтиләр, Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклыйлар, шул исәптән Украинада махсус хәрби операция кысаларында да. Махсус операциядә катнашучыларның һәркайсы безнең тарихка йөкләнгән җаваплылыкның югары дәрәҗәсен аңлар дип ышанам. Һәм, әлбәттә, без җиңәчәкбез, - диде Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре