Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Җиңү көненә багышланган бәйрәм чараларын югары дәрәҗәдә уздырырга кушты

Җиңү көненә республиканың барлык шәһәр һәм районнарында планлаштырылган бәйрәм чаралары югары дәрәҗәдә оештырылырга тиеш. Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә шундый йөкләмә бирде. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.

«Бу көннәрдә республикада, бөтен илдәге кебек үк, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган чаралар уза, - диде ул. - Кичә, 7 майда, республикада 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү, 2026 елда Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елын үткәрү буенча республика оештыру комитетлары утырышы узды. Шулай ук сугыш ветераннарын һәм МХОдә катнашучыларны, хезмәт батырлыгы предприятиеләрен хөрмәтләделәр».

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, иртәгә, 9 майда, төп бәйрәм чарасы узачак. Гадәттәгечә, республика башкаласында Җиңү паркында һәм зиратларда хәрби каберлекләргә чәчәкләр һәм веноклар салу, Казан гарнизоны гаскәрләренең һәм махсус бүлекчәләрнең тантаналы узуы, аннары «Үлемсез полк» йөреше узачак.

«Республика активына беркетелгән шәһәрләрдә һәм районнарда Җиңү көненә багышланган тантаналарда катнашырга кушам, - диде Татарстан Рәисе. – Төп бурыч - халыкның һәм кунакларның иминлеген тәэмин итү - өстенлекле булырга тиеш».

Киләсе атнада республикада халыкара дәрәҗәдәге колачлы чаралар узачак, диде Рөстәм Миңнеханов. Әйтик, 12-17 май көннәрендә «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» 17 нче халыкара икътисадый форумы узачак. Ул әһәмиятле вакыйга кысаларында узачак - Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын йөртә.

Шулай ук Россия хөкүмәтара комиссиясенең чит илләр белән утырышлары, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең еллык утырышы булачак.

«Киеренке атна булачак, барлык бурычлар да билгеләнгән, барлык планлаштырылган чараларны сыйфатлы итеп уздырырга кирәк», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Россия – мөмкинлекләр иле» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре