Рөстәм Миңнеханов Җиңүнең 80 еллыгын үткәрү буенча оештыру комитетлары утырышын уздырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетлары утырышын уздырды. Чара «Казан Экспо»да узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шәһәр һәм район башлыклары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, кырыс сугыш елларында бөтен ил Ватанны басып алучылардан саклау өчен берләшкән. "Һәр граждан, кечесеннән алып олысына кадәр, азатлык һәм бәйсезлек өчен көрәшкә үз өлешен керткән. 2025 ел тарихка, беренче чиратта, Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү елы буларак кереп калачак", - диде ТР Рәисе.

Ул ассызыклаганча, бүген Татарстан вәкилләре махсус хәрби операция барышында ил мәнфәгатьләрен батырларча яклый: "Без батырларыбызга батырлыклары һәм Ватанга тугрылыклары өчен чиксез рәхмәтле!»

Ватанны саклаганда һәлак булганнар истәлегенә Рөстәм Миңнеханов бер минут тынлык игълан итте.

Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, илебез тарихы хәрбиләребез күрсәткән батырлык, каһарманлык һәм ныклык үрнәкләре белән дан тота. Бүген Россиядә бердәнбер булган Казан танк училищесы оешуга 106 ел тулуны билгеләп үтәләр. "Бу офицер-танкистлар әзерли торган бердәнбер училище. Училище тарихы - патриотизм, оста остазлык, үз эшеңә тугрылык тарихы ул. Бөек Ватан сугышыннан башлап бүгенге көнгә кадәр училищены тәмамлаучылар, катлаулы бурычларны үтәп, алгы сызыкта торалар. Бу еллар эчендә училищены тәмамлаган 74 кеше Советлар Союзы Герое һәм 41 чыгарылыш укучысы Россия Герое булды", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, ил өчен катлаулы вакытта махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү аерым мәгънә ала. "Бүгенге көнгә безнең төп бурычыбыз - һәр МХО ветеранын, аларның гаиләләрен, бигрәк тә һәлак булганнарның гаиләләрен кайгырту. Бер генә проблема да һәм тормыш хәле дә игътибарсыз калырга тиеш түгел. Эшне МХО ветераннары, сугышчыларның гаиләләре бу кайгыртуны тоеп, гадәти тормышка кайта алырлык итеп оештырырга кирәк", - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, һәр муниципалитет, торак пункт, предприятие, битараф булмаган кешеләр махсус операция барышында хәрби бурычларын фидакарь рәвештә үтәүче егетләргә ярдәм итүгә үз өлешләрен кертәләр. "Бу безнең уртак эшебез булды. Сугышчыларга ярдәм оештыруда шәхсән катнашуны үз бурычы дип санаган муниципаль берәмлек башлыкларына чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Төрле ысуллар белән ярдәм күрсәтүгә кертелгән волонтерлар, инициативалы гражданнар санын иксез-чиксез. Укучылар безнең сугышчыларга хат язалар. Студентлар, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, иҗтимагый хәрәкәтләрдә катнашучылар гуманитар ярдәм җыюны оештыралар, кабул итү пунктлары эшендә булышалар. Бик зур рәхмәт сезгә!"- диде республика Рәисе.

Төп нотык белән Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева чыгыш ясады. Ул ассызыклаганча, бүген өстенлекле игътибар Бөек Ватан сугышы ветераннары белән адреслы эшләүгә бирелә. Бурыч - бу ел дәвамында 100 процент медицина һәм социаль хезмәт күрсәтүне, дарулар белән тәэмин итүне, барлык түләүләрне вакытында башкаруны тәэмин итү. Ил Президенты кушуы нигезендә, ветераннарның ихтыяҗларын ачыклау максатыннан, аларның йортлары буйлап йөреп чыктык.

"Безгә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга "Мактаулы граждан" исемен бирү буенча эш алып барырга кирәк. Хәзерге вакытта сугышта катнашкан 88 кешегә карата эш башкарылган. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә. Бүгенгә 7839 кешегә тапшырырга кирәк. Башкарылган күләм турында сөйләсәк, бүгенгә 2795 медаль тапшырылды", - диде Ләйлә Фазлыева.

Ул хәбәр иткәнчә, республика Рәисе Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, блокададагы Ленинградта яшәүчеләргә, балигъ булмаган концлагерь тоткыннарына, тыл хезмәтчәннәренә, шулай ук тол хатыннарга бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр турында карар кабул итте.

Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан ул еллардагы вакыйгаларга бәйле мәдәни мирас объектларына аерым игътибар бирелә. 2024 елда һәм 2025 ел башында үткәрелгән барлау нәтиҗәләре буенча бердәм реестрга 12 мәдәни мирас объекты кертелгән. 9 майга кадәр 31 объектта ремонт эшләре башкарырга кирәк.

Татарстан Республикасында махсус хәрби операциядә катнашучылар белән эшләү планына Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройларының, шулай ук МХОдә катнашучыларның батырлыкларын популярлаштыруга юнәлдерелгән «Геройлар белән диалоглар» проекты кертелде. 2025 елның ике аенда МХОның 130 катнашучысы 8 меңгә якын кешене кертеп чаралар үткәрелде.

Быелдан Татарстан Республикасында ветераннар һәм МХОдә катнашучылар өчен "Батырлар. Татарстан Геройлары" кадрлар проекты эшләтеп җибәрелде. 18 февральдән шул ук исемдәге сайт эшли башлады.

Ләйлә Фазлыева «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уеннарын билгеләп үтте - бу массакүләм чара, анда 7 яшьтән 21 яшькә кадәрге 82 мең бала катнашачак. Барлыгы 8200 команда. Бу команда рухын һәм үзара ярдәмләшү, үз илеңә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән эш форматы.

Яшьләр бергәлегенә гамәлдәге иҗтимагый-сәяси вәзгыятьне аңлату максатында «Белем» җәмгыятенең төбәк бүлеге, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте белән берлектә быел башыннан мәгариф оешмалары укучылары өчен интерактив лекцияләр циклы уздырыла, викториналар һәм кино күрсәтүләр үткәрелә. Ел башыннан 310 лекция үткәрелгән.

Аннары Казан югары танк команда училищесы начальнигы Виталий Герасимов яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча алып барыла торган эшләр турында сөйләде. МХО ветераннарына ярдәм итүнең гамәлгә ашырыла торган чаралары турында «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина хәбәр итте. Мөслим районы волонтерлар хәрәкәте активисты Рүзәл Минһаҗев үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Ахырда Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Ватанны саклаучылар елы – илебез өчен аеруча мөһим. Патриотизм һәм тарихи хәтерне саклау темасы төп тема булып тора һәм һәр чара аша кызыл җеп булып үтәргә тиеш. Татарстан Рәисе геройлар истәлеген мәңгеләштерү эшен аерым контрольдә тотарга, шулай ук волонтерларны ел тематикасы буенча чараларда иң актив катнашуга җәлеп итәргә кушты.

"Татарстанда булган тәҗрибә барлык чараларны да югары дәрәҗәдә оештырырга мөмкинлек бирер дип ышанам. Барыгызны да якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!"- дип өстәде Татарстан Рәисе.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре