Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Иран илчесе белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Иран Ислам Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Казем Җәләли белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.

 Бу хакта төбәк җитәкчесе матбугат хезмәтенә сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.

Очрашу Казан Кремленең Губернатор сараенда узды. Татарстанга сәфәрен дипломат Казанда Иран мәдәнияте көннәренә туры китерде.

«Үзара хөрмәт, ачыклык һәм кунакчыллык – татарстанлыларны һәм иранлыларны якынайта торган сыйфатлар», – дип белдерде ТР Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов Иранның Казандагы яңа Генераль консулы Мөхәммәт Босраины аерым сәламләде һәм аны билгеләнүе белән котлады. «Без Татарстан-Иран хезмәттәшлеген алга таба үстерү буенча бергә эшләячәкбез», – дип ышандырды ул. Татарстан ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләр үсешенә үз өлешен кертергә тырыша, дип өстәде.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре