«Кызганычка, тыныч халык арасында корбаннар бик күп, шуңа бәйле рәвештә илдә өч көнлек матәм игълан ителде», – дип өстәде Лилия Галимова.
«Татарстан Республикасы Иранда протест акцияләре вакытында кешеләрнең фаҗигале үлеме турындагы хәбәрне тирән кайгы белән кабул итте. Һәлак булганнарның гаиләләре һәм якыннары, шулай ук бу авыр чорда зыян күрүчеләрнең барысының да кайгыларын уртаклашабыз», – дип белдергән ТР Рәисе.
«Тотрыклылыкка һәм иминлеккә ирешү шарты буларак, диалог һәм үзара аңлашуның мөһимлеген аңлап, Иранда тынычлык урнашыр, ә барлык гражданнар үз иминлеген саклый алыр һәм гадәти тормышка әйләнеп кайтыр дип ышанам», – ди Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез