Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов иртәгә Эльмир Низамов белән очрашачак

Татарстан Президенты композитор Эльмир Низамов белән очрашачак. Билгеле булганча, шушы көннәрдә Эльмир Низамовка яшь мәдәният эшлеклеләре өчен Россия Президенты премиясенә лаек булган иде.

- Рөстәм Миңнеханов композиторны шәхсән котлаячак. Очрашу иртәгә булыр дип көтелә, - дип хәбәр итте Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов Эльмир Низамов Россия Президенты премиясе

Көн хәбәре