Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инвестицияләрдә махсуслашкан Россия компаниясе - IS Group хуҗасы Синиша Яснич белән очрашты. Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды.
«Чарада кайбер юнәлешләр буенча үзара бәйләнеш, хезмәттәшлек мөмкинлекләре һәм мөнәсәбәтләрне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар», - дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Очрашуда ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, ТР спорт министры Владимир Леонов һ.б. катнашты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез