Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, ислам банкингын үстерү Россия өчен файдалы булачак. Бу хакта ул унбишенче "Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” кысасында узган "Россиядә партнерлык финанслары: яңа тәҗрибә, беренче нәтиҗәләр" дип аталган чарада әйтте.
"Без партнерлык финанслары юнәлешендә эшлибез. Юл картасын булдырдык. Бердәм интернет портал гамәлдә", – диде ул республиканың илнең дүрт төбәге белән беррәттән Россиядә партнерлык финансларын сынап карауга бәйле тәҗрибәдә катнашуына ишарәләп.
Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләдә борчыган мәсьәләләргә дә тукталды. Аерым алганда, тармак өчен белгечләр әзерләү проблемасы турында әйтте ул. "Тармакта кадрлар җитми. Татарстанда аларны КФУда, Болгар ислам академиясендә, Россия Ислам университетында әзерлибез. Әмма бу гына аз", – диде Татарстан Рәисе мәсьәләне федераль дәрәҗәдә хәл итү кирәкленен искәрттеп.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, моның өчен махсус бюджет урыннары бүлеп бирергә яки банкларны җәлеп итәргә дә мөмкин. "Тәҗрибә рәвешендәге эш ике елга дип билгеләнгән. Аннан акрын гына котылырга да мөмкин. Әмма моннан беркем дә отмаячак. Ислам банкингы бөтен дөньяда гамәлдә. Ник әле ул Россиядә булмаска тиеш?" – диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, партнерлык финанслары Россия өчен файдалы булачак. "Ислам илләре белән дус булырга телибез. Ә ислам дөньясында ресурслар күп. Ислам хезмәттәшлеге илләренә 57 ил керә", – диде Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез