Рөстәм Миңнеханов: «Ислам дөньясы белән элемтәләрне ныгытуга өлеш кертүебез белән горурланабыз»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов киләсе елда «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» программасына әзерләнү һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашучыларны видеоэлемтә аша сәламләде. 

«Россия бүген ислам дөньясы илләре белән мөнәсәбәтләрне актив төстә үстерә. Татарстан, күп милләтле илебезнең бер өлеше буларак, бу элемтәләрне ныгытуга үзеннән өлеш кертү мөмкинлеге белән горурлана», – дип басым ясап әйтте Рөстәм Миңнеханов.

«Киләсе елда «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» программасы чараларының лаеклы уздырылачагына, республика кунакларының бай мәдәниятебез һәм кунакчыллыгыбыздан канәгать каласына ышанам», – диде ул.

«Бездә – Татарстанда яшәүчеләр әйтмешли, хәерле сәгатьтә! Форумда катнашучыларга уңышлы эшләүләрен телим!» – дип йомгак ясады сүзенә рәис.

«Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» программасы буенча оештыру комитеты утырышын Россия мәдәният министры Ольга Любимова алып барды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Голосование Миңнеханов рәис минниханов Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день Рөстәм Миңнеханов сайлау

Көн хәбәре