Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән дәүләтләрнең илчеләре белән очрашты

Мөселман илләре белән элемтәләрне арттыру – Россия тышкы сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе.

Халыкара мәйдандагы кискен мөнәсәбәтләр шартларында мондый хезмәттәшлек аеруча әһәмияткә ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әнә шундый фикердә. Бу хакта ул «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме җитәкчелегенең Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасына кергән дәүләтләр илчеләре белән очрашуында әйтте. Сүз уңаеннан, Рөстәм Миңнеханов әлеге төркемнең рәисе булып тора. Очрашуда шулай ук Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин, чит илләр эшләре министры Сергей Лавров катнашты.

Форсаттан файдаланып, Рөстәм Миңнеханов коллегаларына уртак хезмәт өчен рәхмәт белдерде, якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән дә тәбрикләде.
Татарстан Рәисе мөселман илләре белән багланышларны арттыруны Россия тышкы сәясәт буенча алып барган өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип атады. Кискен халыкара мөнәсәбәтләр чорында бу аерым әһәмияткә ия. Рәис сүзләренә караганда, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме узган ел глобаль көн тәртибендәге проблемаларга басым ясап һәм башка юнәлешләргә дә игътибар биреп, дистәдән артык зур чара уздырган. Шулар арасында, Татарстан Рәисе сүзләренчә, төркемнең майда Казанда һәм декабрьдә Малайзиядә узган утырышлары аеруча әһәмиятле.

Татарстан җитәкчесе Казанда быел майда узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара чарасына да аерым тукталды һәм очрашуда катнашучыларны республика башкаласына кунакка дәште. Нәтиҗәсе булмый калмас, диде.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: форум кысасында, төгәлрәк әйткәндә, 15–16 май көннәрендә төркемнең еллык утырышы планлаштырылган. Көнүзәк мәсьәлә итеп, «Россия һәм Ислам дөньясы илләренең яшьләр сәясәте өлкәсендәге тәҗрибәсе: уртак бурычлар һәм уртак гамәлләр» темасы сайланган. Бу бер дә юкка түгел.

– Бүген ислам илләрендә яшәүчеләрнең 70 процентын яшьләр тәшкил итә. Безнең бурыч – үсеп килүче буынга үз тарихына һәм мәдәниятенә сакчыл караш тәрбияләү, – дип аңлатты Рөстәм Миңнеханов. – Шул рәвешле генә без үзебезне һәм дөньяның мәдәни күптөрлелеген саклап кала алачакбыз. Шул максаттан «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең чираттагы утырышы яшьләр сәясәтенә багышланачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре