• Фото: Рөстәм Миңнехановның матбугат хезмәте

Рөстәм Миңнеханов Истанбулда «Технофест» фестивалендә булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Төркиягә эш сәфәре вакытында Истанбулда уза торган «Технофест» авиация, космонавтика һәм технологияләр фестивалендә катнашты. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Фестивальне Төркиянең Сәнәгать һәм технологияләр министрлыгы оештыра һәм ул 12нче тапкыр үткәрелә. Чараның төп максаты - технологияләр конкурслары, авиашоулар, концертлар, төрле темаларга әңгәмәләр уздыру юлы белән җәмгыятьнең технологияләргә карата кызыксынуын арттыру.

Рөстәм Миңнеханов «Технофест»та катнашучы компанияләрнең күргәзмәсен карады.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре