Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Инвестиция советында 4 проект хупланды

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестиция советы утырышын уздырды. Утырыш кайбер муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Лаеш муниципаль районы территориясендә «IRBIS» күп функцияле автокомплексын оештыру проектын «ИРБИС» компаниясе генераль директоры Ирек Вәлиев тәкъдим итте. Ул Сапуголи авылы янында күп ягулыклы АЗС, кибет һәм кафе, кунакханә, супермаркет, шиномонтаж һәм ТХС составында юл буе сервисы комплексы, Караванерлар зонасы, Казан – Атабай төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлында йөк транспорты парковкасы зонасы төзү күздә тотылуы турында сөйләде. Проект якынча 7 ел эчендә акланырга тиеш. Инвестиция советы әгъзалары тәкъдим ителгән проектны хупладылар.

Аннан соң "Зеленодольскта югары төгәллекле җайланмалар җитештерү" проекты тәкъдим ителде, аны «НПП БМТ» ҖЧҖ гамәлгә куючысы Илдар Вәлишин тәкъдим итте. Компания Зеленодольск муниципаль районы территориясендә дозировка насосларын, реакторларны, сепараторларны, йөк күтәрүчәнлеге 3,2 тоннадан 10 тоннага кадәр булган кран-балкаларны кертеп, югары төгәллекле җайланмалар җитештерүне планлаштыра. Планлаштырылган эш урыннары саны - 48.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, проект бик кирәкле. Ул шулай ук ассызыклаганча, бүген Казан белән Зеленодольск арасында яңа җитештерүләр һәм эш урыннары булдыру мөһим. Проект хупланды.

Татарстанда биогаз җитештерүен булдыруны проект җитәкчесе Артур Полев тәкъдим итте. АСК калдыкларыннан электр энергиясе, җылылык һәм органик ашламалар җитештерү өчен биогаз комплексы төзү күз алдында тотыла. Гамәлгә ашыру урыны - Менделеевск муниципаль районы. 20 эш урыны булдыру планлаштырыла. Бу проект шулай ук хупланды.

Соңгы булып Алексеевск районында асфальт трассалы картинг клубы төзү проекты тәкъдим ителде. Проект турында «ГКС» ФҖП ҖЧҖ президенты Айрат Сабиров сөйләде. Проект Инвестиция советы әгъзалары тарафыннан хупланды.

Рөстәм Миңнеханов утырыш ахырында барлык инвесторларга проектларны гамәлгә ашыруда уңышлар теләде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре