Рөстәм Миңнеханов: "ИХО белән багланышларын үстерүгә үз өлешен кертү мөмкинлеге белән горурлана"

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Хөсәен Ибраһим Таха белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Бу хакта Республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Очрашу башланыр алдыннан Хөсәен Ибраһим Таха мөхтәрәм кунаклар китабында язу калдырды.

Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретарена Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә игътибары өчен рәхмәт белдерде.

«Безнең багланышлар күркәм традициягә әверелә бара", - диде республика Рәисе. Ул ассызыклаганча, Россия Ислам инсанияте дәүләтләрен күп поляр дөнья төзелеше, халыкара иминлек, тотрыклылык, икътисадый проблемаларны хәл итү эшендә үзенең ышанычлы партнеры буларак карый. Моңа ачык мисал - ислам дөньясының БРИКСны киңәйтүдә катнашуы.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Россиянең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән багланышларын үстерүгә үз өлешен кертү мөмкинлеге белән горурлана. Ул 2024 елда Гамбиядә узган Ислам хезмәттәшлеге оешмасы саммитында катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

ИХО белән тыгыз хезмәттәшлектә «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшли, аны Татарстан Рәисе 2014 елдан Россия Президенты кушуы буенча җитәкли.

"Сезнең коллегаларыгыз безнең утырышларда актив катнашалар. Узган ел Малайзиядә күчмә утырыш булды. Төркемнең киләсе еллык очрашуы 16 майда Казанда узачак. Тема бик кызыклы - "Россия һәм Ислам дөньясы илләренең яшьләр сәясәте өлкәсендәге тәҗрибәсе: уртак чакырулар һәм уртак гамәлләр". Киләчәк яшьләр кулында, безнең тотрыклылык һәм иминлек аларга бәйле", - диде республика Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов игътибарны Татарстанның Ислам хезмәттәшлеге оешмасының мәдәният, фән, мәгариф, яшьләр сәясәте өлкәсендәге аерым структуралары белән даими диалогы җайга салынуына юнәлтте. Ислам дөньясы илләренең мәдәният министрларының 13 нче конференциясе карары буенча Казанга 2026 елгы Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы бирелде. "Киләсе елда әлеге статус кысаларында 12 чара планлаштырылган. Сезне Казанда көтеп калабыз", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Таха әфәндегә.

Татарстанның Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән товар әйләнеше 8 млрд долларга җитте, бу җитди үсеш күрсәтә. Республика - Россиядә ислам (партнерлык) банкингы һәм финанслау принципларын кертү буенча сынау төбәге. Моннан тыш, төбәктә хәләл яшәү рәвешен үстерү өлкәсендә зур эш алып барыла. «ИХО иленең барлык бу мәсьәләләрендә Сез дә актив катнашасыз, ярдәм күрсәтәсез», - дип ассызыклады ТР Рәисе.

Ул искәрткәнчә, ИХО белән хезмәттәшлек спорт өлкәсендә дә үсә - 2023 елда Казанда ислам илләре арасында беренче хоккей турниры узды.

"Тагын бер тапкыр Сезгә республикабызга визитыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән хезмәттәшлекнең тагын да ныгуына өметләнәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Хөсәен Ибраһим Таха кунакчыллык күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. "Безне нык дуслык багланышлары бәйли. Сез һәм Сезнең команда - югары профессионализм үрнәге, - диде ИХО Генераль секретаре. - Дөнья гади түгел, без аның чакыруларына ничек җавап бирергә икәнен һәрвакытта да белмибез. Әмма илләребезнең бергә калуы - бу мөһим. Бу теләсә нинди проблеманы хәл итәргә мөмкинлек бирә. Без бергәләп чакыруларга каршы торырга, тынычлыкны, иминлекне һәм кыйммәтләребезне сакларга тиеш».

Казанга визиты кысаларында Хөсәен Ибраһим Таха республиканың икътисадый, инвестицион һәм мәдәни потенциалы белән танышты, Казан федераль университетында, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында һәм Болгар ислам академиясендә, шулай ук Казан Кремлендә Кол-Шәриф мәчетен һәм Благовещение Соборын карады.

Белешмә өчен:

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (2011 елның июнь аена кадәр Ислам конференциясе оешмасы) - халыкның шактый өлеше ислам динен тотучы дәүләтләрнең халыкара хөкүмәтара оешмасы, аның максаты әгъза дәүләтләрнең мәнфәгатьләрен яклау һәм аларның халыкара мәйданда гамәлләрен җайга салу, социаль-икътисадый үсешкә ярдәм итү, гуманитар мәсьәләләрне хәл итү һәм мөселманнарның хокукларын тәэмин итү, исламофобиягә һәм исламны мәсхәрә итүгә каршы көрәш. Ислам мәдәни һәм дини мирасын саклау.

Хәзерге вакытта Ислам хезмәттәшлеге оешмасы гомуми халкы якынча 1,7 млрд кеше булган 57 дәүләтне берләштерә. Ислам хезмәттәшлеге оешмасының штаб-фатиры Җиддә шәһәрендә (Согуд Гарәбстаны) урнашкан. 2005 елдан Россия Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршында күзәтүче статусына ия.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре