Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Калмыкия Республикасы Башлыгы Бату Хасиков белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Калмыкия Республикасы Башлыгы Бату Хасиков белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Яклар төбәкара багланышлар, кайбер юнәлешләр буенча элемтәләрне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов һәм Бату Хасиков инвестицияләр җәлеп итү, мәгълүматлаштыру, эчке туризмны үстерү,җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү, кадрлар әзерләү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу турында килештеләр.

Искәртәбез, 2024 елда Татарстан белән Калмыкия арасында Икътисадый, мәдәни, социаль һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча Чаралар планы имзаланган иде. «Безнең төбәкләрнең үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен потенциалы зур", - дип ассызыклады республика Рәисе.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре