Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагы районында туристлык потенциалын бәяләде

Бүген Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Татарстанның берничә районында була.

Беренче булып, Кама Тамагы районында «Юрьев мәгарәсе» визит-үзәгендә булды. Бу туристик объект 2023 елда Татарстан Республикасында җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы кысаларында төзелгән, 2024 елның июнендә ачылган. Визит үзәгендә гид-оештыручы белән мәгарәләр һәм штольнялар буенча экскурсиягә заказ бирергә мөмкин, кафе, туристик җиһазлар прокаты бар, туристлар өчен танып белү лекцияләре уздырыла.

Рөстәм Миңнехановка Кама Тамагы районына килүче туристлар өчен җәлеп итү нокталары күрсәтелде. Болар – Юрьев мәгарәсе, гипс штольнялары, Лобач тавы, Идел һәм Кама елгалары кушылган урын. Туристик сервис объектлары арасында – эко-отель, глэмпинг, балык тоту базасы һәм башкалар.

Биредә җәяүлеләр өчен махсус оештырылган түгәрәк маршрут – «Волжская тропа» да уза. Проект Стратегик инициативалар агентлыгы конкурсында 2020 елда җиңгән. Базалы туристик инфраструктура 2021-2024 елларда Иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы акчалары исәбенә, шулай ук шәхси һәм федераль инвестицияләр ярдәме белән булдырылган. Проект экосистеманы сакларга һәм капитал булмаган базалы инфраструктура булдыруга, килүчеләрне экологик яктан тәрбияләүгә һәм туристик объектларга агымны кыйммәтле һәм зәгыйфь территорияләрдән читтә бүлеп бирүгә басым ясап, туризм өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелгән. Эшне Татарстан шәһәрләрен үстерү институтының Табигый территорияләр буенча дирекциясе күзәтә.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Кама Тамагы районы яхшы туристик потенциалга ия һәм аны үстерү мөһим. «Район туристик компонент өчен бик яхшы урында урнашкан. Кыргый туризмнан цивилизацияле туристлык маршрутларын үстерергә кирәк», - диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре