Рөстәм Миңнеханов Камал театрының яңа бинасы кайчан ачылачагын әйтте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Камал театрының яңа бинасы якын арада ук ачылачак.

"Театрның яңа бинасы аны якын арада кулланышка кертүне тәэмин итүче тиешле документны алды", - диде ул 2024 ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуында.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, кыска вакыт аралыгында мондый бина төзү - дөнья рекорды. "Хәзер бинаны "терелтергә" кирәк. Бу - тамашачы залы гына түгел, ә театр милли традицияләр һәм тел белән бәйле булган тулы бер экосистема булырга тиеш", - диде республика Рәисе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре