Традицион очрашу быел «КАМАЗ-Мастер» спорт сезоны йомгакларына багышланган иде. Республика Рәисенә хәбәр ителгәнчә, команда дүрт этапта да җиңеп чыкты һәм, җитәрлек күләмдә очко җыеп, вакытыннан алда Россия чемпионатында җиңү яулады.
Шулай ук сезонның төп ярышларының берсе «Ефәк юлы-2025» раллие булды. Ярышның мөһим нәтиҗәсе - йөк машиналары зачетында беренче өч урынны «КАМАЗ-мастер» командасы экипажлары алды, ә топ-5кә барлык дүрт КамАЗ машинасы да керде. Камазлыларның уңышы «Ефәк юлы»нда уникенче җиңү булды.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов модернизацияләнгән «КАМАЗ» спорт йөк машиналары белән танышты. Шуннан соң ул шәхсән үзе автомобильләрне сынап карады, төп характеристикаларны һәм машиналарның йөрү сыйфатларын югары бәяләде.
Спортчылар белән әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасы белән очрашулар күркәм традиция булуын билгеләп үтте. Бу сезон нәтиҗәләре турында фикер алышу һәм киләчәккә планнар билгеләү, шулай ук спорт автомобильләрендәге яңалыкларны бәяләү өчен яхшы мөмкинлек.
"Сез барлык турнирларда да лаеклы чыгыш ясадыгыз. Балалар автоспортына ярдәм иткән өчен зур рәхмәт. Бу юнәлештә бик зур эш алып барыла. Без дә ярдәм күрсәтәчәкбез", - диде ТР Рәисе.
Ул барлык команданың: спортчыларның, тренерларның, автомеханикларның, инженерларның җайга салынган эшен билгеләп үтте. «Барлык машиналар буенча да үзгәрешләр бик лаеклы, зур эш башкарылган. Сез булдырасыз. Ышанам ки, «КАМАЗ-мастер» киләчәктә дә үзенең якты җиңүләре һәм яңа казанышлары белән безне сөендерәчәк», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Сергей Когогин билгеләп үткәнчә, «КАМАЗ-мастер» командасы быелга куелган барлык бурычларны уңышлы үтәде. «Беренче урыннарны алу бурычы бар иде. Бу бурычны сез үтәдегез. Киләсе елда да шундый булыгыз!» – дип өстәде «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез