Рөстәм Миңнеханов “КамАЗ-Мастер”ны “Дакар-2022” халыкара раллиенда җиңүе белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “КамАЗ-Мастер”ның “Дакар-2022” халыкара раллиенда җиңүе уңаеннан “КамАЗ” гавами акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогинга, команда җитәкчесе Владимир Чагинга, “КамАЗ-Мастер” командасына котлау юллаган.

“КамАЗ-Мастер” командасының “Дакар-2022” халыкара раллиенда җиңүе уңаеннан эчкерсез котлауларны кабул итегез, – диелә анда. – Искиткеч зур җиңү һәм бөтен команданың югары дәрәҗәдәге осталыгы, дөньяда тиңе булмаган Татарстан мустангларының өстенлеге дәлиле бу. Бөтен ил ике атна буе “Зәңгәр Армада”ның, старттан алып финишка кадәр беренчелекне югалтмыйча, саллы көндәшләренә өмет чаткысы калдырмыйча, Гарәбстан чүленең буталчыклы юлларын зур осталык белән узуын, экстремаль автомарафонның барлык кыенлыкларын лаеклы төстә җиңүен сулыш та алмыйча күзәтеп торды. Республикабызга һәм бөтен Россиягә рәттән инде икенче тапкыр җиңү китергән Дмитрий Сотниковның каһарманнарга тиң экипажын аерым котлап үтәсем килә. Сезнең белән, күренекле якташларым белән чын күңелдән горурланам. Иң абруйлы ярыштагы күркәм көрәшегезгә рәхмәт белдерәм! Алга таба да “Алтын бәдәви”не кулдан ычкындырмавыгызны, уңышлар һәм яңа зур үрләр телим!”

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре