Рөстәм Миңнеханов камазлыларны “Ефәк юлы” раллиенда искиткеч җиңүләре белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “КАМАЗ-Мастер” командасын һәм Чаллы автогиганты хезмәткәрләрен “Ефәк юлы” халыкара раллиенда искиткеч җиңүләре белән котлады. Республика лидеры предприятиенең генераль директоры Сергей Когогинга котлау телеграммасы юллады.

"Дөньяның иң катлаулы һәм иң озын узышларыннан берсе “Зәңгәр армада”ның гаять зур җиңүе белән тәмамланды: сез 12 нче тапкыр илебезнең автомобиль сәнәгате һәм автомобиль спортының тиңдәшсез көчкә ия булуын дәлилләп, бөтен пьедесталны яулауга ирештегез. Армый-талмый, бик җитди әзерләнү, тел-теш тидергесез осталык һәм бөтен команда – чын профессионалларның гаять зур рухи көчкә ия булу нәтиҗәсе бу», - диелгән котлауда.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Антон Шибалов идарә иткән газ-дизель ягулыгындагы машинаның искитмәле дебютын билгеләп үткән. Исегезгә төшерәбез: спортчы йөк машиналары буенча гомуми зачетта лидерлыкка чыгып шаккатырган.

”Бу уртак казанышка үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт белдерәм һәм барыгызга да нык сәламәтлек, КАМАЗ һәм Россия автоспортын данлауда яңа уңышлар телим», — дип йомгаклаган сүзен республика Рәисе.

Исегезгә төшерәбез: “КАМАЗ-Мастер” “Ефәк юлы” раллиенда, барлык көндәшләрен артта калдырып, берьюлы өч призлы урын яулады.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре