Рөстәм Миңнеханов Камчаткада вертолетның һәлакәткә юлыгуы сәбәпле кайгы уртаклашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Камчаткада “МИ-8” вертолеты фаҗигасендә экипаж һәм пассажирларның һәлак булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Ул Камчатка крае губернаторы Владимир Солодовка кайгы уртаклашу телеграммасы юллады. Бу хакта “Татар-информ” Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сүзләренә таянып яза.

“Татарстанда яшәүчеләр исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән Камчаткада вертолет фаҗигасендә кешеләрнең һәлак булуы сәбәпле эчкерсез кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерәм. Әлеге коточкыч фаҗигадә гомере өзелгәннәрнең туганнары һәм якыннарына сабырлык, түәемлелек бирсен,” – дип басым ясап әйткән республика Рәисе.

Исегезгә төшерәбез: 31 августта Камчаткада Вачкажец вулканы тирәсендә “МИ-8 Т” вертолеты 19 турист һәм 3 экипаж әгъзасы белән һәлакәткә юлыккан. Вертолеттагы барлык кеше үлгән.
3 сентябрьдә Камчаткада, төбәк башлыгы карары нигезендә, кайгы көне игълан ителгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре