Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң КДМУ тулай торагында булды

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң Казан дәүләт медицина университетының 3 нче тулай торагында булды. Анда шулай ук РФ Фән һәм югары белем министры урынбасары Айрат Гатиятов та катнашты. Аларны КДМУ ректоры Айрат Фәррахов озата йөрде.

3 нче тулай торак Казанның Академик Кирпичников урамында урнашкан. 1962 елда төзелгән бинага РФ Президентының махсус программасы буенча «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында капиталь ремонт ясалган.

Рөстәм Миңнеханов торак бүлмәләрне, уку кабинетларын, кухняны, спорт залын карады. Шулай ук югары уку йорты студентлары белән аралашты.

Бер ел эчендә бина заманча иминлек һәм уңайлылык стандартларына туры килә торган заманча торак кластерына әверелгән. Эшләр 4,8 мең кв. метрда барган. Фасад, түбә, инженерлык коммуникацияләре тулысынча яңартылган. Кухнялар белән заманча туклану зонасы, кер юу һәм киптерү машиналары булган кер юу бүлмәләре, шулай ук душ бүлмәләре бар. Авыр атлетика, фитнес һәм хореография өчен күп функцияле спорт залы җиһазландырылган.

Мәйданнарны заманча санитария нормаларына китерү проектның мөһим үзенчәлеге булган. Ремонтка кадәр бинада 406 кеше яшәгән булса, модернизациядән соң тулай торак 295 урынга исәпләнгән.

"Без аңлы рәвештә тормыш сыйфаты өчен яшәү тыгызлыгын киметүгә бардык. Бу булачак медикларның үз сәламәтлегенә инвестиция. Иркен бүлмәләр, заманча кухнялар һәм спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге - студентлар яшәү сыйфатының заманча стандарты» - дип ассызыклады ректор Айрат Фәррахов.

Яңартылган тулай торак Россия студентларын да, чит ил студентларын да кабул итәчәк. Биредә Россиядән, Төрекмәнстаннан, Һиндстаннан, Үзбәкстаннан, Таҗикстаннан һ. б. укучылар яшәячәк.

Шулай ук Рөстәм Миңнехановка Пионер урамындагы 4 нче тулай торакны модернизацияләү проектын да күрсәттеләр. Монда ремонт эшләре башланган инде. Янәшәдәге территорияләрне төзекләндерергә һәм ике тулай торак биналарын берләштерә торган бердәм киңлек булдырырга планлаштыралар.

Ахырда Татарстан Рәисе университетта укыганда гаиләләр корган студентлар белән аралашты. Ул Ишмурзиннарга - балалар коляскасы алуга сертификат, Сураевларга суыткыч алуга сертификат бүләк итте. Тулай торак активына медицина китаплары сатып алуга сертификат тапшырылды.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре