Рөстәм Миңнеханов: «Кар барсын саклау - төп экологик бурыч»

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Ратушасында узган “Илдә кар барсын саклау һәм өйрәнү” дигән халыкара конференциясенең пленар сессиясендә катнашты.

– Тарихи яктан барс - Алтайның төрки мәдәниятләренең иң борынгы символларының берсе. Аның образы предметларда сурәтләнгән. Ул бүген дә Хакасия, Осетия, Тува, Алтай, Монголия, Пакистан, Һиндстан, Кытай, Непал, Бутан халыкларының символы булып кала, – диде ул. – Барс мең еллар дәвамында ата-бабаларыбыз өчен символ булган. Бүген ул Татарстан Республикасы гербында сурәтләнгән һәм гомумкешелек, әхлакый кыйммәтләрне чагылдыра, шулай ук безнең мәдәни үзенчәлегебезне сакларга кирәклеген искә төшерә.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Татарстан Алтайда ирбисның табигый яшәү урыннарында «Кар барсы» биологик төрлелекне саклау үзәген булдыру инициативасы белән чыккан иде. Һәм бу инициативаны хупладылар.
– Әлеге комплекс эшли һәм табигый шартларда барсның санын торгызу өчен төп мәйданчыкка әверелде. Татарстан галимнәре кар барсы геномын өйрәнү һәм бу төр биобанк булдыру буенча проект эшләде, – ди Рөстәм Миңнеханов.

Сүз уңаеннан: хәзерге вакытта “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре